“Агросәнәгать комплексында заманча казанышлар һәм актуаль проблемалар”

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе
26 гыйнвар көнне Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында
“Агросәнәгать комплексында заманча казанышлар һәм актуаль проблемалар”
дип исемләнгән региональ фәнни-гамәли конференция узды. Анда Идел буе
федераль округының аграр профильдәге уку йортларының укучылары һәм
укытучылары катнашты. Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы
техникумы укучысы Байдукова Надежда “Авыл хуҗалыгы икътисадын
үстерү перспективалары һәм көнүзәк проблемалары” юнәлешендә чыгыш
ясап 2 урын яулады. Җитәкчесе Мөхәммәтгәлиев И.Н. Шулай ук 21В
группасында укучы Данилов Максим “Авыл хуҗалыгы хайваннарын
дәвалауда, профилактик һәм диагностик чаралар үткәргәндә компетентлы
һәм инновацион алымнар” юнәлешендә чыгыш ясады һәм дипломга лаек
булды. Җитәкчесе Галимҗанов М.Р. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International