Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.

«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУДАН һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар, буран, күрүчәнлеге чикләнгән) автобуслар өчен 14.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) һәм 16.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Уңайлы һава шартлары башлану буенча хәрәкәтне чикләүне тәмамлау.

Синоптикларның фаразлары буенча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500 метрга кадәр начараюы көтелә, җилнең тизлеге 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International