“Иң яхшы элемтә операторы-2013”

2013 елның 30 марты, шимбә
“Россия почтасы”ның  Олы Әтнә почтасы операторы вазыйфасын башкаручы, үз эшен яхшы белгән, халыкка ихтирамлы, өлгерлектә тиңнәр булмаган, тыйнак, сөйкемле Венера Низамиеваны  шул сыйфатларга ия булганы өчен яратабыз.Казанда “Россия почтасы” идарәсендә Төбәкара узган бәйгедә катнашып, “Иң яхшы элемтә операторы-2013” бәйгесендә, Казан, Кама Тамагы белгеченнән аз гына алышып, III урын яулавына да ихлас сөендек. Зур җиңү бу!  Иң-иңнәр катнашкан 20 белгеч арасында үзен күрсәтә алган икән, димәк чынлап та оста!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International