Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Тәҗрибә уртаклаштылар
2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Әтнә районының “Шахтер” һәм СХПК “Таң” базасында район муниципаль башлыклары сөт җитештерүдәге тәҗрибә белән таныштылар. Очрашу ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды. Кунаклар иң беренче “Шахтер” фермасында булдылар (җитәкчесе Әнәс Хәкимов). Алар сыер саву өчен махсуз җиһазландырылган зал белән танышты. Шулай ук, тудыру бүлеге дә җитәкчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Чөнки әлеге бүлек азык кертү бүлеге белән җиһазландырылган. Биредә сыерларны ясалма орлыкландыру да каралган. Узган елда шул рәвешчә 1208 бозау туган. Биредә бозауларны красноярск методы белән үстерәләр. Җитәкче сүзләренә караганда әлеге ысул сәламәт бозаулар үстерүгә ярдәм итә икән. Алар 1 ел дәвамында бер үк бүлектә торалар. Әлеге эш бөтен санитар таләпләргә туры китереп башкарыла. Эре мөгезле терлек саны әлеге фермада ике мең ярымннан да артып китә. Һәр сыер башыннан якынча 25,3 кг сөт алына. Майлылык – 4,1%, аксым – 3,5% тәшкил итә. Һәр тәүлек саен әлеге хуҗалык “Эдельвейс” Казан сөт комбинатына 17 т дан күбрәк югары сыйфатлы сөт тапшырып бара.
Марат Әхметов сүзләренә караганда “Шахтер” предприятиясе югары культуралы ферма үрнәге булып тора, моның шулай булуына һәр участок та инанасың. Хуҗалык җитәкчесе кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук кунаклар СХПК “Таң” (җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин) сөт фермасында да булдылар. Әлеге хуҗалык Әтнә районында алга киткән, киләчәккә зур адымнар белән баручылар рәтендә. Кооперативных төп эшчәнлеге булып ит һәм сөт җитештерү тора. Биредә 3183 эре мөгезле терлек бар. Бер тәүлеккә савылган сөт якынча 16,8 т тәшкил итә, 1 сыер башына 21,1 кг сөт туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк Әтнә районы республика күләмендә сөт буенча иң югары күрсәткечләр белән сөендерә. Мәсәлән, бүген район тәүлегенә 122,4 т сөт җитешетерәләр, 1 сыердан 20,4 кг сөт савалар. Очрашу барышында Марат Әхмәтов: “Гомумән Әтнә районы авыл хуҗалыгы буенча югары күрсәткечле районнарның берсе. Биредә һәр өлкәдә, һәр бүлектә эш яхшы оештырылган. Җитәкчедән башлап – гади бозау каручыга, сыер савучыга кадәр намус һәм зур тырышлык белән эшләрен башкара”,- диде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
КИСӘТМӘ
КИСӘТМӘ
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз