23 нче декабрь көнне Әтнә районы балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында "Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау" темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарда Әтнә районы башлыгы Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы, Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча тикшерү бүлеге мөдире - Шрша Равия Бәдертдин кызы, Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең баш киңәшчесе - Никонов Руслан Викторович катнаштылар.