Үзәк чыршысы янында "Яңа ел йолдызнамәсе" театраль тамашасы булды.

2020 елның 25 декабре, җомга

24 декабрь көнне район Үзәк чыршысы янында "Яңа ел йолдызнамәсе" театраль тамашасы булды. Әлеге тамашада оешмалар да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Һәркайсыныкы үзенчәлекле иде. Йолдызнамәнең барлык хайван - җанварларын да күрергә мөмкин иде. Бәйрәм рәхмәт хатлары, дипломнар, сертификатлар тапшыру белән аралашып барды. Бизәлгән машиналар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International