19 декабрь көнне Ашыт спорткомплексында корәш буенча Ашыт призына Әтнә районы мәктәпләре һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә техникумы укучылары арасында ярыш булып узды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Ашыт спорткомплексында корәш буенча Ашыт призына Әтнә районы мәктәпләре һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә техникумы укучылары арасында ярыш булып узды. Шулай ук бу ярышта  унсигез яшьтән югары булган көрәшчеләр дә бер-берсе белән көрәшеп көчләрен сыный алдылар. Милли көрәш - милли төсебез, рухыбыз билгесе булып тора. Балалар, яшьләр арасында да  әлеге спорт төренә тартылучылар булу - үзе бер куаныч. Максатыбыз әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру, балаларда спортка мәхәббәт, көчле рух һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.  
Ярышларда уңышка ирешү җиңелләрдән түгел икәнлеген яхшы аңлыйлар  яшь спортчылар. Физик чыныгулар, күнегүләр генә түгел, ә ихтыяр көче, сабырлык һәм тәвәкәллек тә  мөһим урын алып тора дип саныйлар алар.

Ярышка килгәндә,  ун  категориядә  барлыгы 60 тан артык кеше бил алышты. Призлы урыннар яулаучыларга медаль, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International