18 декабрь көнне Олы Мәңгәр мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир - егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйгедә иң талантлы, зәвыклы, хөрмәткә лаек 6 хатын- кыз катнашты. Барысы да бик яхшы әзерләнгән. Гаиләсе, туганнары белән берлектә чыгыш ясады. Тамашачы да алкышлар белән җан атты. "Хатын - кыз - өченче буын героинясы" номинациясендә Вәлиәхмәтова Гөлсинә, "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә Фазылҗанова Айгөл, "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Гарипова Анастасия зона турында чыгыш ясаячаклар. Барысына да зур уңышлар телибез!