«Инвалидлар декадасы» кысаларында 2020елның 4 декабрендә «Әтнә районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» инвалидлыгы булган гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узды. Ярминкә барышында үзәк белгечләре хезмәт мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар. Вакансияләр ярминкәсендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен Квотлы оешмалар һәм предприятиеләре катнашты: «Шахтер» ҖЧҖ, «Әтнә пекарня» ҖЧҖ, «Кушар» АХҖК. Әңгәмә барышында төрле эш, экспедитор, дворник кебек вакансияләр тәкъдим ителде. Ярминкә йомгаклары буенча гражданнар эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакансияләргә юлламалар алды.