Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе укуы

ТР «Менталь һәм башка тайпылышлары булган, үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән

2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.

 2020 елның 4 декабрендә 15.00  сәгатьтә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе укуы узачак.

Укуны

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк

Укуда катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк (моның өчен исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерыгызны WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (элемтәдәге зат:

Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча кушылырга кирәк.

Шулай ук шуны хәбәр итәбез, уку барышында җавап алырга теләгән кыскача соравыгызны (*мөрәҗәгать түгел) Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына алдан  җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International