«Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре 08.10 дан 27 ноябрендә Әтнә районының барлык җәмәгать секторында сыерлардан кан алу кебек эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде. Шулай ук себер язвасына һәм ЭМКАРга каршы баш санын вакциналаштыру һәм шул ук хуҗалыкларда мөгезле эре терлек туберкулезына тикшерү уздырдылар. Әтнә районының җәмәгать секторында терлекчелек биналарына дератизация ясалды.