Әтнә муниципаль районының коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планын тормышка ашыруга кереште.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Әтнә муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 ноябрендәге 55 номерлы боерыгы нигезендә районда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә (9 декабрь) багышланган чаралар планын тормышка ашыруга керештеләр. «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә коррупциягә каршы сәясәтнең бурычлары - аны гамәлгә ашыруга граждан җәмгыяте институтларын җәлеп итү һәм гражданнарда коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру. Бу максатларда белем бирү оешмаларында укучыларның хокукый культурасын күтәрү, аларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм хокукый күзаллауны арттыру буенча чаралар үткәрелә, коррупциягә каршы тематикага иншалар һәм рәсемнәр конкурсы үткәрелә. Боерыг нигезендә муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәлләр, семинарлар һ. б. уткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International