2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегендә видеоэлемтә буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Кабул итү вакыты-09.00 дән 12.00 гә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфраем улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен Телефон: 2-10-43, 8(843)2217785
Гражданнарны кабул итү Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 нче йорт, Дәүләт техник күзәтчелек Кабинеты адресы буенча башкарылачак