Әтнә муниципаль районында Мәүлид бәйрәме уңаеннан хәйрия акциясе узды. "Изгелек" үзәге белгечләре районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев ярдәме белән, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тараттылар. Акциядә катнашучылар, әлеге чараны оештыручыларга күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.