Казан шәһәрендә мәктәп волейбол лигасының республика этабы узды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе
1 нче, 2 нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә мәктәп волейбол
лигасының республика этабы узды. Безнең районнан уенда Күңгәр урта
мәктәбе егетләре командасы катнашты. Үз төркемнәрендә алар Яшел Үзән
шәһәре, Әлмәт шәһәре мәктәп командаларын җиңеп, финалга чыктылар.
Егетләр мәктәп волебол лигасының җиңүчеләре булдылар. Команда белән
күп еллар Әхмәтов Илдар һәм мәктәп директоры Сибагатуллин Рафил Фәрит
улы шөгыльләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International