Татарстан Республикасы Президенты катнашында җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы котлау чарасында катнаштылар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

VIII WorldSkills Russia илкүләм чемпионатының финал ярышларында

Ветеринария компетенциясы буенча Петухова Ксения Александровна

(Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы) һәм

Загидуллина Лилия Дамир кызы (Олы Әтнә урта мәктәбе) Татарстан данын

яклап җиңү яулавын хәбәр иткән идек. 2 октябрь көнне җиңүчеләр белән

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов

очрашты. Ул җиңүчеләрне кайнар котлады, бу җиңү тренерларның,

экспертларның, укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе икәнен

ассызыклады.

Петухова Ксения белән Заһидуллина Лилиягә диплом һәм медальләрне

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -

Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров марат

Азат улы тапшырды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International