4нче чакырылыш Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Советының беренче утырышы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Бүген, ягъни 2020 елның 23 сентябрендә 4 нче
чакырылыш Әтнә район Советы сессия 1 нче утырышы
узды. Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы
депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, район башкарма
комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре,
район Советының җаваплы хезмәткәрләре, чакырылган авыл хуҗалыгы,
предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибе -
Әтнә муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисен сайлау.
Бертавыштан Әтнә муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе
итеп Хәкимов Габделәхәт Гилемхан улы сайланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International