VIII WorldSkills Russia илкүләм чемпионатының финал ярышларында Ветеринария компетенциясы буенча Петухова Ксения Александровна һәм Загидуллина Лилия Дамир кызы Татарстан данын яклады.

2020 елның 18 сентябре, җомга
VIII WorldSkills Russia илкүләм чемпионатының финал ярышларында
Ветеринария компетенциясы буенча Петухова Ксения Александровна
(Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы) һәм
Загидуллина Лилия Дамир кызы (Олы Әтнә урта мәктәбе) Татарстан данын
яклады. Нәтиҗәдә Петухова Ксения бронза, Загидуллина Лилия көмеш
медаль яулады. Ярыш Әтнә техникумы базасында онлайн-форматта узды.
Аның барышын баш экспертлар 5 камера аша күзәтте. Зур нәтиҗәгә ирешү
өчен әзерләүчеләр Марат Рәфкат улы Галимҗанов, Фәридә Фәрит кызы
Хәсәнова, Илгиз Мәхмүт улы Хисамиев күп көч куйдылар. Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International