«Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 2020 елның 24 августыннан 4 сентябренэ кадәр Әтнә районы шәхси секторында сыерлардан кан алу кебек эпизоотик чаралар үткәрелде. Әтнә районы җәмәгать секторының барлык хуҗалыкларында эре мөгезле яшь терлекләренә Себер түләмәсенә һәм эмкарга каршы вакцинация ясалды. Шулай ук шәхси сектордагы этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцинация үткәрелде.