27 нче август көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларның август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрылыгыннан белгече Ләйсән Атлас кызы катнашты. Конференцияда узган уку елының мәктәпкәчә белем бирү, укыту-тәрбия системасына анализ ясалды, яңа уку елына максатлар куелды.