25 август көнне "Туган як" паркында "Талантлы яшьләр" фестивале узды. Бу фестивальдә Әтнә районының талантлы булган бөтен баласы катнашты. Ә иң - иңнәре районыбыз башлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Фестивальдә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, Мәдәниятне үстерүдә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова һәм Татарстанның, Башкортстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты , җырчы Салават Зәки улы Фәтхетдинов Та чыгыш ясады. Концерт программасында сәнгать мәктәбенең барлык талантлы балалары катнашты. Шулай ук "Конфетки" вокал ансамбле белән "Алчәчәк" бию төркеме дә читтә калмады. Тамашачылар да фестивальне бик яратты