Казанда "Татарстанның 100 легендар бренды" лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татар иленең иң данлыклы 100 бренды исемлегенә Әтнә театрының да керүен без сезгә хәбәр иткән идек инде.
Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кулыннан әлеге олы бүләкне Әтнә театрының директор урынбасары Раилә Равил кызы Садуллаева кабул итеп алды.