2020 елның 11 августында Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Алексеевна Таҗетдинова, санитар - эпидемиологик хәлнең барлык кагыйдәләрен үтәп, яңа коронавирус йогышын булдырмауда профилактик чаралар кулланып, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Нәтиҗәле әңгәмә барышында гражданнар бирелгән сорауларга тулаем җаваплар алдылар.