2020 елның 20 августында 10 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм

2020 елның 10 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2020 елның 20
августында 10 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар
халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру
мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча
идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль
бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре
катнашачак.
Әлеге тематика буенча сораулар булган очракта 2020 елның 13 августына
кадәр 2-10-16 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International