Әтнә районының "Изгелек" үзәге белгечләре рейд үткәрделәр

2020 елның 7 августы, җомга

Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр буенча рейд үткәрделәр. Рейд барышында социаль эш буенча белгеч ата-аналар белән бала тәрбияләүдәге җаваплылык һәм балаларның җәйге чорда урамдагы һәм өйдәге куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук гаиләләргә Казан шәһәренең «Наз» хәйрия фондыннан уенчыклар һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International