Гаилә - ул йорт. Гаилә - ул мәхәббәт, тугрылык хөкем сөргән дөнья

2020 елның 10 июле, җомга

Гаилә - ул йорт. Гаилә - ул мәхәббәт, тугрылык хөкем сөргән дөнья. Барлык шатлык һәм кайгыларны бергә уртаклашу. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Ә тагын бу - барлык бәла-казаларда һәм бәхетсезлекләрдә бер-береңә таяныч булу. Гаилә ул - диварлары артында бары тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрелүче ныгытма.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бөтенроссия бәйрәме муром князе Петр һәм аның хатыны Феврония пары мәхәббәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән, алар XIII гасырда яшәгән. Бу гаилә парын православие христианнары гаилә һәм никах яклаучылар дип атыйлар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, Әтнә районы «Изгелек» үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм социаль эшләр буенча белгеч Абдуллиннар гаиләсен котлап уздылар. Бу гаилә 62 ел бергә гомер иткән. Озак еллар тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Мәдхия Миңнигариф кызы һәм Фатыйх Абдулла улы бергә ярты гасырдан артык гомер иткәннәр һәм мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык хисләрен бер-берсенә исбатлаганнар. Үзәк хезмәткәрләре гаилә парын чын күңелдән әлеге истәлекле бәйрәм белән котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International