Әтнә район Башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторы халыкка «Казан шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе базасында баланы гаиләгә тәрбиягә алырга теләүче гражданнарны даими рәвештә әзерләү (укыту) алып барылуы турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта «COVID-19»яңа кароновирус йогышы таралуны кисәтү белән бәйле рәвештә, укыту дистанцион формада үткәрелә.
Шулай ук хәбәр итәбез, «балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ярдәм итү үзәгендә педагог-психолог, юрист, социаль педагоглар тарафыннан түләүсез консультацияләр бирү дәвам итә.
Консультация сорап 0 яшьтән алып 18 яшькә кадәр баласы булган һәр граждан мөрәҗәгать итә ала.
Консультацияләр Казан шәһәре, Горький шоссесы, 41а йорты адресы буенча урнашкан ярдәм итү үзәге базасында да, дистанцион технологияләр кулланып та үткәрелә.
Өстәмә мәгълүмат артыннан Әтнә районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек секторына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: ТР, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Октябрь ур., 9.
Белешмәләр өчен Телефон: 2-10-72