Бүген 04.06.2020 Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Каюмов һәм Әтнә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Л. Халиков 2020 елгы республика программалары кысаларында башкарыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын йөреп чыктылар.
1. 2020 елга мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында Олы Менгерь авылында авыл мәдәният йортына ремонт ясала
2. Чаңгы базаларын төзү программасы кысаларында Чулпан пионер лагеры территориясендә чаңгы базасы төзелә