Балалар товары һәм балалар ялының сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча "кайнар линия"

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Уку елы тәмамланды, алда – җәй. Димәк, әти-әниләр алдына җәйге киемнәр сатып алу, яңа уку елына әзерләнү, балаларына җәйге ял оештыру мәсьәләләре килеп басачак.

Балалар товарының һәм балалар ялының сыйфатына кагылышлы сорауларыгызны “кайнар линия” телефоннарына (8-84365-3-15-04, 8-84366-3-18-30) 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шалтыратып бирә аласыз. “Кайнар линия 2020 елның 3 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Сыйфатсыз балалар киеме, аяк киемнәре, китаплар, уенчыклар балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Балалар өчен товарларны законлаштырылган сәүдә урыннарыннан (махсуслаштырылган базарларда, мәктәп базарларында, кибетләрдә) сатып алсагыз товарның сыйфаты яхшырак булуга гарантия зурырак.

Балалар өчен товарларны сатып алганда, товар турындагы информациягә (этикеткасына яки товар ярлыгына) игътибар итәргә кирәк. Товар турындагы информация дөрес булырга һәм үз эченә түбәндәге мәгълүматларны алырга тиеш:

  • продукция җитештерелгән ил;
  • җитештерүченең фирма атамасы;
  • җитештерүченең адресы;
  • продукциянең исеме, ничә яшькә каралган һәм аның көн-күрештә кулланылышы;
  • продукциянең хезмәт итү вакыты (кирәк булганда);
  • товарның, нигезләнеп эшләнгән документы (ГОСТ, ТУ һ.б.);
  • продукцияне җитештерергә кулланылган чималның төрләре һәм күләме;
  • үлчәм шкаласы нигезендә продукциянең размеры (кием-салым булган очракта);
  • продукцияне куллану тәртибе буенча информация (инструкция) һәм кисәтү язулары.

Барлык мәгълүмат рус телендә тәкъдим ителергә тиеш.

Балалар товарын сайлаганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотырга кирәк:

1 нче кагыйдә. Синтетикадан баш тартыгыз! Синтетик материаллардан тегелгән киемнэр һаваны начар үткәрә һәм дымны начар сеңдерә.

2 нче кагыйдә. Арзанлы һәм сыйфатсыз товарлар артыннан кумагыз! Артык янып тора торган буяуларга буялган, кискен исле товарлардан баш тартырга тырышыгыз. Чөнки иң куркынычы булып, балалар товарын җитештерүгә кулланылган сыйфатсыз буяулар тора. Алар белән агуланырга һәм аллергик реакцияләр булырга мөмкин.

3 нче кагыйдә. Импорт һәрвакытта да яхшы дигән сүз түгел! Кагыйдә буларак, «Кытай әйберләре» дигән сүзтезмә сыйфатсыз товарларның синонимы булып тора. Һәрвакытта, балалар товарын сатып алганда, кулланылган материалларның һәм буяуларның сыйфатына игътибар итегез.

4 нче кагыйдә. Натураль тукымаларга өстенлек бирегез! Сыйфатлы балалар киеме синтетикадан түгел, ә натураль материаллардан җитештерелергә тиеш. Мамык, киндер, йон һәм ефәк кебек натураль тукымалар сәламәтлек өчен иң куркынычсызы булып санала.

5 нче кагыйдә. Үз җитештерүчеләребезгә ышаныгыз! Россиядә балалар киемен әзерләгәндә химик матдәләр куллану гигиеник таләпләр белән чикләнгән. Әйтик, бездә балалар өчен киемнәрне формальдегид белән бөтенләй эшкәртмиләр.

6 нчы кагыйдә. Товар баланың яшенә туры килергә тиеш! Мәсәлән, уенчыкларның вак детальлэре бала сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Балалар ялын оештыру туристик базарда киң таралган. Чөнки, сәяхәтләрнең күмәк характеры балаларга үз яшьтәшләре белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә. Балалар ялының берничә төп юнәлешен билгеләп үтәргә мөмкин: балалар пансионатлары һәм шифаханәләре оештыру; балалар-яшүсмерләр өчен спорт базалары ачу; төрле музей һәм туган якны өйрәнү экскурсияләре уздыру; тарихи, археологик, башка кызыклы урыннарга экспедицияләр оештыру. Туристик походларны бер көнлек һәм күп көнлекләргә бүләргә мөмкин.

Ял чорында балалар куркынычсызлыгы - иң мөһим чара. Барлык кабул ителгән куркынычсызлык чаралары поход планында чагылдырылырга һәм ата-аналар игътибарына җиткерелергә тиеш. Барыннан да элек, бу балаларны һәм аларның гамәлләрен даими контрольдә тоту. Икенчедән, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Моннан тыш, һәр балага походта үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча инструкцияләр җиткерелергә тиеш.

Кадерле эти-эниләр балаларыгызга кием, уенчык, ял урыннары сайлаганда кызыксынырга, җентекләп сорашырга,өйрәнергә оялмагыз. Бу чаралар сезнең бюджетыгызны гына түгел, ә балаларыгызның сәламәтлеген дэ саклап калырга ярдәм итәчәк.

 

Хөрмәт белән табиб-эпидемиолог Шәйхуллина Э. Г.

Арча, Биектау районнарында «Татарстан Республикасы (Татарстан)

гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек  саклау

федераль бюджет учреждениесе филиалы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International