«Коррупциягә каршы бергәләп!» дигән темага Халыкара яшьләр конкурсы үткәрү турында

2020 елның 19 мае, сишәмбе

«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы сәясәтнең төп бурычларының берсе-җәмгыятьтә коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру.

Гражданнар һәм яшь буын арасында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру буенча агарту һәм тәрбия эше тормышның төрле өлкәләрендә коррупция китереп чыгара торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерүгә (минимальләштерүгә) юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, № 512 карары белән расланган «2015 – 2022 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ел саен үткәрелә торган республика конкурсларын үткәрүгә аерым игътибар бирелә.

Казан Кремлендә уздырылган конкурслар нәтиҗәләре буенча ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә мәктәп укучылары һәм гомуми белем бирү, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында оештырылган коррупциягә каршы юнәлешле республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International