Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, инстаграм челтәрләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйган райондашларыбыз турында булган хәтерне саклау максатыннан “Үлемсез полк” хәрәкәтенең фотолы онлайн версиясен тулыландырырга уйлады

2020 елның 24 апреле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!
Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, инстаграм челтәрләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйган райондашларыбыз турында булган хәтерне саклау максатыннан “Үлемсез полк” хәрәкәтенең фотолы онлайн версиясен тулыландырырга уйлады. Әйдәгез бергәләп әлеге матур традицияне онлайн форматка кертеп, батырларны башкаларга, бездән соң киләчәк буынга танытыйк әле! Моның өчен сезгә Әтнә район территориясендэ туган яки анда яшәгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарыгыз яки сугыш елларында хезмәт куйган тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълуматны фотосүрәте белән үз аккаунтыгызда #ҮлемсезполкӘтнә хэштегы белән күрсәтергә кирәк булачак.

Әби-бабаларыбызның батырлыгын онытмыйк, оныттырмыйк! Хәерле сәгатьтә, дуслар!
#ҮлемсезполкӘтнә
#2020хәтерһәмданелы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International