Кулдан эшләнгән битлекләр

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Пандемия вакытында даруханәләрдә битлекләр мизгел эчендә сатылып беткәнлектән,күп кенә кешеләргә кулдан эшләнгән битлекләр белән кулланырга туры килә. Әлбәттә, кулдан ясалган битлекләргә каршы килүчеләр дә бар. Андый битлекләргә каршы булучыларның  төп дәлиле - вирус битлектәге тишекләрдән дә кечкенәрәк. Шуңа да карамастан, безнең район халкы үз-үзләрен һәм якыннарын ничек тә булса саклап калу өчен битлекне кулдан тегәләр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә бу проблемадан читтә калмый. Мәсәлән, сәнгать юнәлеше педагогы, Садриева Рита Ришат кызы,  60 битлек тегеп өзлексез эшчәнлек алып баручы дәүләт хезмәткәрләренә файдалануга биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International