Ишегалларын төзекләндерү буенча Президент программасының кайнар линиясе эшли башлады. "Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor.tatar/docs Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарының 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк