«Тел ачкычлары» төбәкара бәйгедә катнашып кайтканнан соң чын бәйрәм хисләренә күмелеп йөрибез әле дә. Бик эчтәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви чара булды. Мондый зур бәйрәм уздыру тәрбиячеләргә генә зур җаваплылык өстәми, оештыручыларга да күп мәшәкатьлэр тудыра. Без килдек тә, кунак булып киттек. Яшел Үзәннең "Созвездие" исемле 10 нчы Прогимназия балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Ишектән елмаеп каршы алдылар, ботен проблемаларны чиштеләр, олы кунак итеп озатып калдылар! Фәридә Римовна, Диләрә Равиловна, Эльвира Рамисовна һәм бу бакчада эшләүче барлык тәрбиячеләргә, тәмнүшкәләр пешергән пешекчеләргә, бакчаның барлык хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез. Ерак юлларны якын итеп килгән хезмәттәшлэребез, балалар белән аралашу бик озакка истә калачак!
Бу бәйге узе бер мәктәп! Нәтиҗәсе мөhим: балаларыбыз кунеленэ телебезгэ мәхәббәт орлыклары чәчтек, шытып кына чыксын!
Шул унайдан үзебезнең районны, Олы Әтнә балалар бакчасы данын яклап кайткан Мөхәмәтҗанов Данирны да тагын бер кат котлыйсыбыз кил килэ! Сынатмады, бәйгенең барлык турларын югары дәрәҗәдә үтеп, үзенчәлекле, талантлы, Туган теленең чын патриоты икәнен раслатып кайтты!!! Әфәрин безнең Данирыбызга!!!