«Татарстанга – 100!» дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан үз халкының
милли мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, үз Ватанына карата сакчыл
мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»
мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, өстәмә белем бирү
учреждениеләрендә укучылар һәм район мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары
арасында «Татарстанга – 100!» дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы игълан иткән иде.
Конкурсның оештыру комитетына 50дән артык конкурс эше тапшырылды. Конкурс
нәтиҗәләре 2020нче елның 17нче мартында Үзәкнең рәсми сайтында урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International