2004-2005 елларда һәм 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 елларда һәм 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышта барлыгы 50 команда 600ләп көрәшче катнашты. Безнең район командасы ярышта уңышлы чыгыш ясады һәм 12 урынны яулады. Безнең команда көрәшчесе Насретдинов Әмир 60 кг авырлык категориясендә 2 нче урынны яулады. Тренеры Шарафиев Радик Ирек улы. Команданы уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм яңа спорт нәтиҗәләре телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International