28 февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында "Без бергә" милли сәнгать балалар фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә 12 гомуми белем бирү учреждениесеннән коллективлар, шулай ук "Мәктәптән тыш эш үзәге"нән өстәмә белем бирү педагоглары һәм укучылары катнашты.