Республикакүләм педагогик проектлар конкурсы

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген 26 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл
хуҗалыгы техникумында Республикакүләм ФГОСка туры китереп белем
нәтиҗәләрен формалаштыру һәм бәяләү буенча педагогик проектлар
конкурсы узды. Конкурска барлыгы 56 эш килде, шуларның 17се икенче
этапка сайланып алынды. Мәртәбәле жюри алдында 17 катнашучы үзләренең
проектларын тәкъдим итте. Иң актуаль, инновацион, барлык таләпләргә туры
китереп эшләнгән проект авторлары җиңүче итеп билгеләнде. Менә алар:
1 урын – Лениногорск нефть техникумы укытучысы Әхмәтова С.Р.
2 урын – Чистай күппрофильле көллият укытучылары Варламова Р. В.,
Хаматгалеева Л. Н.
3 урын – Казан төзү, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте
укытучылары Валишина Т.М., Мельникова Е.Н., Мухутдинов Р.Ф.
3 урын – Лаеш техник-экономик техникум укытучысы Гайнуллина Д.
3 урын – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Хәсәнова Ф.Ф.
Шулай ук катнашучыларга төрле номинацияләрдә җиңүчеләр исеме
бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International