Көрәш буенча ачык турнир

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне АШЫТ мәдәният-спорт комплексының көрәш залында 2002-2003 елгы, 2004-2005 елгы, 2006-2007 елгы егетләр арасында ҖЧҖ "Шахтер" һәм ҖЧҖ "Тукай" призларына ачык турнир узды. Ярышта Әтнә, Биектау, Арча муниципаль районнарыннан  көрәшчеләр катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә 1,2, 3 урыннарны алган көрәшчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International