Әтнә муниципаль районының 2009 нчы елгы һәм яшьрәк егетләр арасында туплы хоккей буенча чираттагы үзенчәлекле турнир узды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

12 февраль көнне Әтнә муниципаль районының 2009 нчы елгы һәм яшьрәк егетләр арасында туплы хоккей буенча чираттагы үзенчәлекле турнир узды. Турнир киез итекләр киеп уйналды. Турнир укучыларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, мәктәп командалары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яуладылар: 1 урын – Олы Әтнә мәктәбе, 2 урын- Көек мәктәбе, 3 урын– Олы Мәңгәр мәктәбе. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International