06 февраль көнне Әтнә муниципаль районының 2005-2008 елгы егетләре арасында туплы хоккей буенча чираттагы үзенчәлекле турнир узды. Турнир киез итекләр киеп уйналды. Турнир укучыларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, мәктәп командалары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яуладылар: 1 урын – Олы Әтнә мәктәбе, 2 урын- Күлле-Киме мәктәбе, 3 урын– Коморгуҗа мәктәбе. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.