Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында инглиз телендәге мәктәп театраль коллективларының республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды.

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе
Олы Әтнә урта мәктәбенең актлар залында инглиз телендәге мәктәп
театраль коллективларының республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды.
12 мәктәпнең театраль коллективларя 10 минутлык чыгыш ясадылар. Барлык мәктәпләр
дә конкурска иҗади әзерләнеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Олы Әтнә урта мәктәбе
коллективы өченче ел рәттән Гран-При яулады. Беренче урында – Күңгәр урта мәктәбе,
икенче урында – Күәм урта һәм Бәрәзә төп мәктәпләре, 3нчедә – Бәрәскә урта һәм Күлле-
Киме төп мәктәпләре. Күәм мәктәбеннән Вафина Зәлия, Күңгәр мәктәбеннән
Хәкимҗанова Алия “Иң яхшы хатын-кыз роле”, Күшәр төп мәктәбеннән Галиев Инсаф –
“Иң яхшы икенче пландагы ир-ат роле” номинацияләрендә билгеләнделәр. “Иң яхшы
сценография” номинациясендә Күлле-Киме мәктәбе, “Иң яхшы актерлар ансамбле”
номинациясендә Комыргуҗа мәктәпләре билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International