01 февраль көнне «АШЫТ» спорт комплексы каршындагы спорт мәйданчыгында Әтнә муниципаль районының 2005-2008 елгы, 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында мини-футбол буенча үзенчәлекле турнир узды. Турнир карда һәм киез итек киеп уйналды. Турнир укучыларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, мәктәп командалары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, коллективизм һәм әхлакый-ихтыярый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча 2005-2008 елгы яшүсмерләр арасында призлы урыннарны яуладылар: 1 урын – Олы Әтнә мәктәбе , 2 урын – Яңа Шашы мәктәбе , 3 урын – Түбән Көек мәктәбе ; 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 1 урынны – Олы Әтнә мәктәбе , 2 урынны- Олы Мәңгәр мәктәбе , 3 урынны – Түбән Бәрәскә мәктәпләре яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.