1 февраль көнне «АШЫТ» спорт комплексы каршындагы спорт мәйданчыгында Әтнә муниципаль районының 2005-2008 елгы һәм 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында мини-футбол буенча үзенчәлекле турнир узачак. Турнир карда һәм киез итек киеп уйналачак. Турнир укучыларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, мәктәп командалары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, коллективизм һәм тәрбияләү максатыннан үткәрелә