Әтнә муниципаль районы белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре арасында XIV Спартакиада кысаларында хоккей ярышлары булып узды.

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

25 нче гыйнвар көнне Әтнә муниципаль районы белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре арасында XIV Спартакиада кысаларында хоккей ярышлары булып узды. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм техникумнан барысы 10 команда 108 уенчы катнашты. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм АСХТ арасында призлы урыннарны түбәндәге мәктәпләр яуладылар: 1 урын – Күәм урта мәктәбе, 2 урын – Түбән Бәрәскә урта мәктәбе, 3 урын – АСХТ; төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны - Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урынны-Бәрәзә мәктәбе, 3 урынны-Яңа Шашы мәктәбе яулады. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде, 1 урынны алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International