2020 елның 25 гыйнварында, «КСК АШЫТ» янындагы хоккей коробкасында, Әтнә муниципаль районы белем бирү учреждениеләре катнашында XIV Спартакиада кысаларында егетләр арасында хоккей ярышы узачак. Ярыш сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, районда хоккейны популярлаштыру, мәктәп командалары арасында дустанә элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелә.