Әтнә районы архив бүлеге башлыгы Фидаева Роза Фаил кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 17 нче гыйнварында  Татарстан Республикасының Архив  эше буенча Дәүләт комитеты  коллегиясенең киңәйтелгән утырышы  узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты. Утырыш башланганчы катнашучылар "Корстон" күңел ачу үзәге фойесында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Утырыш ахырында төрле архив конкурсларында катнашучылар һәм иң яхшы архивчылар диплом, сертификат һәм Татарстан Республикасы Президентының "Рәхмәт хатлары" белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә "Архив эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен" Әтнә районы архив бүлеге башлыгы Фидаева Роза Фаил кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International