АШЫТ мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында кызлар арасында волейбол ярышы булып узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 18 гыйнварында АШЫТ мәдәният-спорт комплексының спорт залында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Ярышта барысы гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм техникумнан 11 команда 88 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны Әтнә, 2 урынны - Күәм, 3 урынны-Күңгәр мәктәбе; төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны - Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урынны –Күлле-Киме мәктәбе, 3 урынны-Яңа Шашы мәктәбе укучылары алдылар. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International