Безнең спорт мәктәбе укучысы Мифтахова Азалия Радик кызы бу ярышта өченче урынны яулап кайтты

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Казан шәһәрендә 2020 елның 8-12 гыйнварь көннәрендә Н.И. Мөхәммәдҗанов истәлегенә шахмат буенча ачык турнир узды. Турнирда 7 регионнан 335 шахматчы катнашты: Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Чуаш Республикасы, Оренбург өлкәләре, Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән. Безнең спорт мәктәбе укучысы Мифтахова Азалия Радик кызы бу ярышта өченче урынны яулап кайтты. Тренер Шакиров Раил Гамил улы. Азалияне уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International