2020 елның 5 гыйнварында АШЫТ мәдәният-спорт комплексында Әтнә муниципаль районы укучылары арасында XIV Спартакиада кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм техникумнан барлыгы 12 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 еллык мәктәплэр һәм техникум арасында 1 урынны - Олы Әтнә мәктәбе, 2 урынны – Коморгуҗа мәктәбе, 3 урынны – Бәрәскә мәктәбе яулады, 9 еллык мәктәпләр арасында 1 урынны - Олы Мәңгәр мәктәбе, 2 урынны - Түбән Көекмәктәбе,3 урынны - Күлле-Киме мәктәбе алды. Ярышта җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командалар күчмә кубок белән бүләкләнделәр